Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Мәмәтхуҗалылар изге эшкә кушылырга чакыра

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре битараф булмаган авыл кешеләре белән бергә берничә ай инде махсус хәрби операция зонасында булган Россия солдатлары өчен маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнәләр. Бу эш - чын батырлыкны күрсәтүче гамәл. Һәр төен, челтәрнең һәр күзәнәге - ул безнең яклаучыларыбызга кайгырту, ярдәм итү һәм ышанычның бер өлеше. Мондый челтәрләр техниканы, позицияләрне яшерү өчен алгы сызыкта бик кирәк һәм солдатларның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Һәрвакыттагыча Мәмәтхуҗалылар маскировка челтәрен үрү эшен дәвам иттеләр. - Барлык теләүчеләрне дә безнең инициативага кушылырга чакырабыз! Бүген, эш Ватанны саклауга кагылганда, бигрәк тә бер зур дус команда булу һәм хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция зонасында барлык мөмкин булган ысуллар белән ярдәм итү мөһим. Теләсә нинди ярдәм мөһим һәм без бергә күпне эшли алабыз. Барыбызны да бер идея берләштерә -безнең сугышчыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү, - дип мөрәҗәг

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре битараф булмаган авыл кешеләре белән бергә берничә ай инде махсус хәрби операция зонасында булган Россия солдатлары өчен маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнәләр. Бу эш - чын батырлыкны күрсәтүче гамәл. Һәр төен, челтәрнең һәр күзәнәге - ул безнең яклаучыларыбызга кайгырту, ярдәм итү һәм ышанычның бер өлеше. Мондый челтәрләр техниканы, позицияләрне яшерү өчен алгы сызыкта бик кирәк һәм солдатларның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Һәрвакыттагыча Мәмәтхуҗалылар маскировка челтәрен үрү эшен дәвам иттеләр.

- Барлык теләүчеләрне дә безнең инициативага кушылырга чакырабыз! Бүген, эш Ватанны саклауга кагылганда, бигрәк тә бер зур дус команда булу һәм хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция зонасында барлык мөмкин булган ысуллар белән ярдәм итү мөһим. Теләсә нинди ярдәм мөһим һәм без бергә күпне эшли алабыз. Барыбызны да бер идея берләштерә -безнең сугышчыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү, - дип мөрәҗәгать иттеләр һәм әлеге изге эшкә кушылырга чакырдылар бердәм Мәмәтхуҗа халкы.