Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой.
ТАТАРСТАН АССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНЫҢ ЗАГС БУЛЕГЕ
Өйләнешү, никахны теркәу һәм туй йолалары буенча кайбер киңәшләр
Казан 1977
Бу тәкъдимнәрне, Татарстан АССР Министрлар Советының “Татарстан АССРда яңа гражданлык йолаларын көнкүрешкә кертү эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» 1976 ел 7 апрельдәге 228 нче карарына туры китереп, Татарстан АССР Министрлар Советының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге чыгара.
Тәкъдимнәрне СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы, тарих фәннәре кандидаты Р.К.Уразманова әзерләде.
§2. Тантаналы язылышуның якынча тәртибе
1. Бина бизәү:
Клубта үткәргәндә, лозунглар язып куярга мөмкин. Текстны халык мәкальләреннән алып була.
Залны бизәгәндә милли орнаментлардан киңрәк файдалану зыян итмәс иде. Ә бәлкем борынгы кызыл башлы сөлгеләр белән бизәргә, бит элек-электән сөлге - иң кадерле туй бүләкләренең берсе. Ике йөзек туй эмблемасы була ала.
Язылышуның үзен гадәттә сәхнәдә үткәрәләр. Залдан сәхнәгә күтәрелә торган баскычка ук юллык-җәймә җәеп куялар. Сәхнә уртасына - келәм. Сәхнәдә өстәл. Өстәл өстендә букет (елның вакытына карап). Бакча чәчәге булса да, кыр чәчәкләре булса да - букет зур булмасын /уртача күләмдә - гүзәлрәк була/. Чәчәк булмаса - зур булмаган гөл. Чәчәкле булмаса, яшел генә матур гөлләр дә аз түгел. Букетлардан тыш йөзекләрне салып куяр өчен матур савыт куела. Бәлки ваза астына матур итеп чигелгән салфетка салып куярга? Аерым папкага язылышу китабы, паспортлар, язылышу турында таныклык салынып куелган була.
Сәхнәдә - дүрт урындык бер җирдә - ата-аналар өчен, ике урындык - ике шаһиткә. Калган кунаклар залда утыра.
2. Бинасына карап, яшьләрне каршы алуны алдан уйлап кую яхшы. Һәрхәлдә, ике-өч пар бер көнне язылыша икән, барысын да берьюлы клубка, сәхнәгә чакыру дөрес түгел, чөнки һәрберсе өчен ул бик зур вакыйга. Кешесенә карап, әйтәсе сүзләр дә үзгә булуы мөмкин. Күмәк тәбрикләү әйбәт түгел. Кунаклар, яшьләр күрсәтелгән сәгатькә киләләр, өске киемнәрен салып, залга керүгә хәзерләнәләр. Пычрак аяк киеме белән залга керү - күңелсез. Өске киемнәрен салу өчен кыз белән егеткә аерым бүлмә булса, бигрәк тә әйбәт.
З. Шул ук вакытта залда, яки икенче бер бүлмәдә авыл Советы секретаре тиешле документларны тутыра.
4. Алып баручы башта яшьләрнең әти-әниләрен, шаһитларны һәм башка кунакларны залга чакыра, алар үз урыннарына утырышалар (бу вакытта музыка яңгырау урынлы була).
5. Алар урнашып беткәч, яшьләр керә. Икенче ишектән, үз бүлмәләреннән залга чыгарга мөмкинлек булса, бигрәк тә матур. Тантаналы музыка яңгырый. Барча кунаклар басып яшьләрне каршы ала. Алар җәелгән юллык-җәймә буенча сәхнәгә менәләр һәм келәмгә басалар.
6. Тантаналы язылышуны алып баручының чыгышы бер-берсенә нык бәйләнгән ике өлештән тора. Шуның берсе мәҗбүри-зарури (юридик-норматив) өлеше, әйтик, болай яңгырый:
“Хәзер совет социалистик республикалар Союзы гражданнары Кәримова Рәмзия Фәйзи кызы белән Исламов Таһир Сәлим улының тантаналы никахлашуын башлыйбыз. Никахлашуны теркәү алдыннан сезгә, хөрмәтле иптәшләр, сорау бирергә рөхсәт итегез.
- Таһир Сәлимович, сез өйләнүегез, икегезнең гаилә коруыгыз турында яхшылап уйладыгызмы?
- Әйе.
- Рәмзия Фәйзиевна, риза булып, үз теләгегез белән тормышка чыгасызмы?
- Әйе.
Ә хәзер, кадерле яшьләр, икегезнең дә ризалыгыгызны раслап язылышу китабына кул куюыгызны сорыйм.
- Сезне, Рәмзия.
- Сезне, Таһир.
- Бу никахны раслап, шаһитларның кул куюларын сорыйм.
РСФСРның никах һәм гаилә кору турындагы Законы нигезендә шаһитлар, туганнар, якыннар-дуслар янында авыл Советы депутаты каршында һәм үзегезнең теләгегез буенча Сезне ирле-хатынлы дип игълан итәм”.
Икенче өлеше - мәҗбүри - юридик булмаган, ирекле рәвештә кыз белән егетне матур итеп, җылы сүзләр белән котлау өлеше. Монда гаилә коруның җаваплылыгы, бер-береңне хөрмәт итү, саклау, көндәлек тормышта булышу, ягъни бер-береңнең кадерен белү турында кыска гына итеп әйтелә.
Тантаналы язылышуны алып баручының котлау сүзе, язылышучыларның кемлегенә карап, шактый үзгә булуы мөмкин. Мәсәлән, түбәндәге тәртиптә дә яңгырый ала:
“Хәзер Кәримова Рәмзия Фәйзи кызы белән Исламов Таһир Сәлим улының тантаналы никахлашуын башлыйбыз.
Хөрмәтле кияү, хөрмәтле кәләш, хөрмәтле кунаклар!
Бүген, кадерле яшьләр, сезнең һәм туганнарыгыз, дусларыгызның иң бәхетле, тантаналы көннәренең берсе. Сез яңа гаилә тормышын башлап җибәрәсез, һәм бу көн сезнең күңелегезгә якты, шатлыклы бәйрәм көне булып кереп калсын.
Сезгә чын йөрәктән зур бәхетләр телибез! Сезне монда китергән изге хисләр мәңгегә саклансын. Бер-берегезне яратып һәм хөрмәтләп, тормыш юлларыннан кулга-кул тотынышып барыгыз. Бу көн сезнең өчен күңелле генә түгел, бик җаваплы да. Сез тормышыгызда җитди адым ясыйсыз, үз өстегезгә зур бурычлар аласыз”.
Тантаналы никахлашуның матур йоласы булып яшьләрнең мәңгелек сөю хисләрен һәм бер-берсенә тугърылыклы булуларын белдерә торган балдак алышу гадәте керде.
- Яшьләр, балдакларыгызны бер-берегезгә кигезегез.
- Гаиләгезнең беренче документын - никахлашу таныклыгын сезгә авыл Советы депутаты иптәш Гәрәев Кәрим ага тапшырыр”.
Депутатның сүзе һәм тәбрикләве озын булмый. Ул, гадәттә, гаилә коруның шәхси тормыш өчен һәм дәүләт өчен булган әһәмияте тарында әйтә. Мәсәлән:
"Хөрмәтле Рәмзия һәм Таһир!
Авыл Советы башкарма комитеты исеменнән Сезнең тормышыгызда булган күңелле һәм шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Сез, яңа гына биргән вәгъдәләрегездә нык торып, Совет илебезнең нигезе булып саналган гаилә тормышын матур итеп корып җибәрүегезгә чын күңелдән өметләнеп, ышанып, никахлашу таныклыгын тапшырам.
Бер-берегезне яратыгыз, хөрмәтләгез, тормышыгызда һәм мәхәббәтегездә саф һәм эчкерсез булыгыз. Илебезне /Ватаныбызны/, халкыбызны сөегез. Сезнең гаиләгез лачын кебек балалар үстерер, дип ышанабыз”.
Никахлашуны алып баручы тантаналы дәвам итә.
Шуннан соң яшьләрне әти-әниләре, шаһитлар, башка кунаклар котлый. Әлбәттә, барысы да берьюлы түгел, ә бер-бер артлы. Монда ашыгу урынсыз. Ләкин котлау дигәч тә, ул мәҗбүри тәртиптә речь әйтү түгелдер. Озын теләкләр, тостлар гадәттә туйда әйтелә.
Шул ук югарыда әйтелгән Иске Ибрай авыл Советында яшьләрне тәбрикләгәндә бик уңай, халык арасында киң таралган туй йоласыннан файдаланалар.
“Бал белән авызланганның теле татлы булыр,
Май белән авызланганның теле йомшак булыр”, - ди халык.
Шулай бал-май каптырып егет белән кызны котлыйлар. Тантаналы язылышу дәвам итә.
“Кадерле Рәмзия һәм Таһир! Яңадан бер мәртәбә сезне тәбрик итәм, бәхет һәм мәхәббәт, озын гомер телим.
Илебездә никахлашуның матур йоласы булып бер гадәт: сугышта һәлак булган якташларыбызның һәйкәленә чәчәк кую - керә. Сез дә, үзегезнең бәхетле көнегездә Ил өчен, безнең барыбызның да тынычлыгы өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызның якты истәлегенә башларыгызны иярсез һәм чәчәк куярсыз дип уйлыйм”.
7. Авылда туйлар бик үк еш булмый. Тантаналы язылышуны клубта үткәргән хәлдә, яшьләрнең анда озаграк булулары да мөмкин. Шуның өчен клуб хезмәткәрләренең алар өчен кирәкле шартлар тудыруы мөһим, шул исәптән музыка турында да онытмаска кирәк.