Газ мичләрен кабызыр алдыннан һәрвакытта да суыру көчен тикшерергә кирәк. Нәрсә булмас?! ♨️ Аны эчке яктан җилләтү сеткасына кәгазь куеп та тикшереп була. Суыру көче яхшы булганда ул кәгазьне суырып ала. 🔥 Кышка кергәндә генә түгел, җәен дә салкынчарак көннәрне газ мичләрен кабызып җибәрәбез. Озак вакытлар эшләмичә торган газ мичләренең төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, аларның төтен, һава йөрү юлларының чиста, тыгылмаган булуларын карарга кирәк. Мич юллыкларына кошлар оя ясарга, чүпләр яки башка әйберләр суыру көчен киметергә, хәтта томаларга мөмкиннәр.
Газ мичләрен кабызыр алдыннан һәрвакытта да суыру көчен тикшерергә кирәк
16 ноября 202516 ноя 2025
~1 мин