🟣 “Саяра” халык театры – “Идел-йорт” финалында! Арча муниципаль районы Саяра Фәттерахманова исемендәге Иске Ашыт авыл мәдәният йортының “Саяра” халык театры Мәдәният институтында узган “Идел-йорт” XXV төбәкара театр коллективлары конкурсы финалында уңышлы чыгыш ясады. Тамашачыларга Шәриф Хөсәеновның “Көтепләр дә кайтмасаң... Егерме ел үткәч” спектакле тәкъдим ителде. Зал труппа эшен җылы каршы алды. 🎭 Театрга иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез! ---