Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Гимназиядә “Татарча диктант” акциясе узды

Татарстан һәм Башкортстан республикаларында яшәүче туган телләренә гашыйк, хөрмәт һәм ярату белән караган кешеләр 14 нче ноябрь көнне бу акциягә кушылды. Югары Осланның Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназиясендә һәр елны бу акция зур масштабта үтә. Быел да 85 кеше Каюм Насыйриның"Кабуснамә" хезмәтеннән өзекне диктант итеп язды. Башта оештыручы кыскача Каюм Насыйри турында мәгълүмат бирде. Сыйныф бүлмәсендә аның портреты да диктант язучыларга көч биреп торды. Диктант язарга укучыларның әниләре - элеккеге гимназистлар да килде. Алар яңадан парта артына утырып диктант яза алулары белән бик горурландылар, шул ук вакытта дулкынлану хисләре кичерүләрен дә яшермәделәр.

Татарстан һәм Башкортстан республикаларында яшәүче туган телләренә гашыйк, хөрмәт һәм ярату белән караган кешеләр 14 нче ноябрь көнне бу акциягә кушылды.

Югары Осланның Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназиясендә һәр елны бу акция зур масштабта үтә. Быел да 85 кеше Каюм Насыйриның"Кабуснамә" хезмәтеннән өзекне диктант итеп язды. Башта оештыручы кыскача Каюм Насыйри турында мәгълүмат бирде. Сыйныф бүлмәсендә аның портреты да диктант язучыларга көч биреп торды. Диктант язарга укучыларның әниләре - элеккеге гимназистлар да килде. Алар яңадан парта артына утырып диктант яза алулары белән бик горурландылар, шул ук вакытта дулкынлану хисләре кичерүләрен дә яшермәделәр.