Яңа Усыда укучылар өчен кызыклы чара узган 🤗 Яңа Усы авылы мәктәбе укучылары өчен китапханәче Альбина Романова һәм мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Филипова 3-5нче класс укучылары белән бергәләшеп, «Минем кече Ватаным. Минем район» дигән темага класс сәгате үткәрделәр. 🇷🇺Бу очрашуда балалар «кече Ватан» төшенчәсенең асылын аңларга тырыштылар, аның алдында нинди җаваплылык торырга тиешлеген, туган якларының язмышы өчен борчылуның нәрсә аңлатуын уртага салып сөйләштеләр. 💬«Районыбызның бай тарихы, аның матур бүгенгесе турында да сүз булды. Укучылар районның символикасы, истәлекле урыннары белән таныштылар, районны данлаган язучылар, композиторлар, спортчылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән якташларыбызны искә алдылар. Чара барышында әдәбиятка да күзәтү ясалды, балалар Мөслим районы турындагы китаплар һәм альбомнарны кызыксынып карадылар», – дип бу хакта хәбәр итте Миләүшә Филипова 📸:Миләүшә Филипова фотосы @tuganaylar_2002