Бөтен дөньяда игелек көне билгеләп үтелә - һәр яхшы сүз, гамәл яки фикернең үзенчәлекле әһәмияте булган көн. Бу башкалар өчен күңелле эшләр эшләргә һәм көндәлек тормышта кайгырту һәм эмпатия күрсәтүнең никадәр мөһим булуын искә төшерергә менә дигән сәбәп. Яхшылык – ул дөньяны үзгәртә ала. Балалар, күңелле һәм файдалы башлангычларда катнашу өчен, бу көнне түземсезлек белән көттеләр. Беренче эш итеп укучылар бер-берсенә бүләк итеп рәсемнәр ясадылар. Үзләренең игелекле күңелләренең бер кисәге белән бүлештеләр. Һәр укучы игелек темасына үзенең иң яхшы рәсемен ясарга тырышты. Кемдер елмаюлар ясаган, кемдер - чәчәкләр, ә кемдер – кешеләрнең бер-берсенә ярдәм иткән күренешләр. Барлык эшләр дә бик матур килеп чыкты, һәм балалар аларны шатланышып бер-берсенә күрсәтттеләр. «Безнең тирәдә яхшылык» рәсем конкурсы оештырдылар. Рәсемнәр матур һәм гадәти булмаган булып чыкты, шуңа да дуслык җиңде. Аннары “Бөркетләр" яхшылык турында бик күп мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Сыйныф җитәкчесе Н