Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Якты Күл авылындагы кызыклы кушаматлар

Якты Күл авылындагы кызыклы кушаматлар 😃 🏡Зәй якларына баргач, Якты Күл авылы түтиләре белән дә сөйләштек. Ольга Долгова, Татьяна Байрашева һәм Пелагея Алексеева «Туганайлар» газетасын яратып укулары турында әйтеп, кеше язмышлары турында күбрәк язуыбызны, мәзәкләргә дә аерым урын бирүебезне теләделәр. Алар кушаматлар, авыл атамалары турындагы язмаларны да яратып укыйлар икән. Үз авылларындагы кайбер кушаматларны да искә алдылар: 💬Әркәнәйләр, аюлар, бүреләр, каруннар, кәҗәләр, саесканнар… «Кушаматсыз нинди керәшен инде ул?!» – ди алар көлеп. Авылда үзенә генә хас кушаматлы гаиләләр күп. Керәшеннәрдә элегредән авылларда һәр нәселнең үзенә генә хас кушаматы булган. Ул кушамат, буыннан-буынга күчеп, ниндидер истәлек сыман сакланып килгән. @tuganaylar_2002

Якты Күл авылындагы кызыклы кушаматлар 😃

🏡Зәй якларына баргач, Якты Күл авылы түтиләре белән дә сөйләштек. Ольга Долгова, Татьяна Байрашева һәм Пелагея Алексеева «Туганайлар» газетасын яратып укулары турында әйтеп, кеше язмышлары турында күбрәк язуыбызны, мәзәкләргә дә аерым урын бирүебезне теләделәр. Алар кушаматлар, авыл атамалары турындагы язмаларны да яратып укыйлар икән. Үз авылларындагы кайбер кушаматларны да искә алдылар:

💬Әркәнәйләр, аюлар, бүреләр, каруннар, кәҗәләр, саесканнар… «Кушаматсыз нинди керәшен инде ул?!» – ди алар көлеп.

Авылда үзенә генә хас кушаматлы гаиләләр күп.

Керәшеннәрдә элегредән авылларда һәр нәселнең үзенә генә хас кушаматы булган. Ул кушамат, буыннан-буынга күчеп, ниндидер истәлек сыман сакланып килгән.

@tuganaylar_2002