Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Региональ балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге «Җиңү классикасы» исемле яңа иҗади проектын башлап җибәрде

Региональ балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге «Җиңү классикасы» исемле яңа иҗади проектын башлап җибәрде 🎭 Әлеге проектта син командаң белән бергә Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр буенча татар телендә театраль тамаша әзерләп, Казанда узачак зур фестивальдә тәкъдим итә алачаксың. Проект 4 этаптан тора: 1️⃣ 23 ноябрьгә кадәр — тамашаны әзерләү һәм репетицияләр 2️⃣ 24 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр — Әгерҗе, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Теләче һәм Ютазы районнарында сайлап алу күрсәтүләре һәм мастер-класслар 3️⃣ 4–8 декабрь — командаларның профессиональ режиссер белән эшләве 4️⃣ 10 декабрь — «Җиңү классикасы» фестивале Катнашырга 6дан 12гә кадәр катнашучысы булган мәктәп театр коллективлары чакырыла. Гаризалар 16 ноябрьгә кадәр сылтама аша кабул ителә. Проект Татарстан Республикасы Раисы каршындагы Телләр буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла. ФОТО https://t.me/mypervie16

Региональ балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге «Җиңү классикасы» исемле яңа иҗади проектын башлап җибәрде 🎭

Әлеге проектта син командаң белән бергә Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр буенча татар телендә театраль тамаша әзерләп, Казанда узачак зур фестивальдә тәкъдим итә алачаксың.

Проект 4 этаптан тора:

1️⃣ 23 ноябрьгә кадәр — тамашаны әзерләү һәм репетицияләр

2️⃣ 24 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр — Әгерҗе, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Теләче һәм Ютазы районнарында сайлап алу күрсәтүләре һәм мастер-класслар

3️⃣ 4–8 декабрь — командаларның профессиональ режиссер белән эшләве

4️⃣ 10 декабрь — «Җиңү классикасы» фестивале

Катнашырга 6дан 12гә кадәр катнашучысы булган мәктәп театр коллективлары чакырыла. Гаризалар 16 ноябрьгә кадәр сылтама аша кабул ителә.

Проект Татарстан Республикасы Раисы каршындагы Телләр буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла. ФОТО https://t.me/mypervie16