Ленино авылы халкы өмәгә чыкты🙌 Бу көннәрдә Яңа Чишмә районының Ленино авылында халык чишмәне матурлау өчен, бердәм булып өмәгә чыкты.🌿 Соңгы елларда авылларда чишмәләрне төзекләндерү матур гадәткә әйләнде. Ленино халкы да үзләренең авылларындагы чишмә янын карап, чистартып торалар. 💬«Уртак тырышлык белән зур эш башкарылды: чишмә тирәсе ямьләнде, чүп-чардан чистартылды, урынсыз үскән өрәңге куаклары киселде. Хәзер чишмә янында якты, иркен, күңелгә рәхәт. Бу урын тагын да матурланды! Әлеге эштән читтә калмаган, уртак эшкә үз өлешен керткән һәркемгә, рәхмәтлебез. Сезнең ярдәмчеллегегез һәм тырышлыгыгыз – кыйммәтле», – диде авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина. 🙏Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Ә чишмәне саклау - табигатьне саклау дигән сүз. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак. @tuganaylar_2002