Саба ветеринария берләшмәсе хәбәр итә – кош гриппы. 🦅 Республикабызга янәшә күп кенә өлкәләрдә йорт кошларында үтә йогышлы кош гриппы килеп чыгып тора, кеше янәшәсендә яши торган кошлар – каргалар, су кошлары да чирли. Һәм дә инде, Төньяктан күчмә кошлар үтүе сәбәпле Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе кисәтү хәбәре җиткерергә мәҗбүр: ⚠️кошыгызны йогышлы кош гриппыннан саклар өчен аларны ябык торакларда, урамга чыгармый тотарга кирәк. Йорт кошының кыргый (аеруча су кошы), кеше янәшәсендә яшәүче кошлар белән элемтәгә керүен булдырмаска һәм каз-үрдәкләрне ачык буа-күлләргә җибәрүдән тыелып торырга кирәк. Тулырак...