Авылларда «Ярдәм янәшә» акциясе дәвам итә 🙏 🏡Арча районының Сәрдәбаш авылы клубы җитәкчесе Римма Сәмигуллина: 💬"Маскировка челтәрләренең чираттагысын үрергә тотындык, яшьләребез дә ярдәм итә, бергәләп эшләгәндә генә эш алга китә, бердәмлектә көч. Барысы да егетләр хакына”, – дип хәбәр итте. 🏡Бакалы районының Яңа Балыклы авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өченче саклану челтәрен үреп бетерде. 💬“Игелекле эш авыл халкын берләштерде. Ике атна дәвамында алар Яңа Балыклы авылы мәдәният йортына челтәрләр үрү һәм аралашу өчен килеп йөрделәр. 🙌Шулай ук, Яңа Балыклы мәдәният йорты методисты "Безнекеләрне ташламыйбыз" темасына әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәрде. Махсус хәрби операция зонасындагыларның проблемалары турында сөйләштеләр. Һәр волонтер челтәрләр үрүгә бар тырышлыгын куйды. Авылның барлык битараф булмаган халкына ярдәмчел булганы өчен рәхмәт. Аерым алганда, Яңа Балыклы авылы старостасы Аркадий Асанбаевның эшне яхшы оештырганын аерып билгеләп үтү урынлы булыр