В ответ на пост Галина Казанцева керәшенем дип җан атып яши 😍 Опера җырчысы, Татарстанның халык артисты Галина Казанцева бүген, 12 ноябрьдә, туган көнен билгеләп уза 🎁💐 🏡Галина АлександровнаТукай районы Маҗын авылында дөньяга килә. Әтисе Галинаны бер эштән дә курыкмаска, нык булырга өйрәтә. Әнисе исә керәшен җыруларына мәхәббәт уята. 🎤Галина Александровна 5 яшьтән җырлый башлый. 10 сыйныфны бетергәндә үзенең тормышын җыр белән бәйләргә карар кыла һәм Әлмәт музыка училещесына юл тота. 1969 елның 01 сентябреннән 1973 елның 01 июленә кадәр Әлмәт шәһәренең ТАССР Әлмәт музыка училищесында белем ала. Чыгарылыш имтиханнарына Казан дәүләт консерваториясеннән госкомиссия килә һәм барлык студентлар арасыннан нәкъ Галина Александровнага әлеге уку йортына укырга керү өчен юллама тапшыралар. 🎶1973 елның 01 июленнән 1978 елның 1 июленә кадәр Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. 1978 елның 15 апрелендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты итеп бил