Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

⛪️Армиядә хезмәт итүче өчен иман

⛪️Армиядә хезмәт итүче өчен иман. Эй Ходай Аллабыз Иисусъ Христосъ! Син Чыннык, Терелек, хязер мин Сиҥа жыуашлык белян инялямен: эй иҥ изге Башкарыучы! Бу армияда кызмят итеӱче минем улым Ӱз мяндяҥ (кемне?-исемен яйт) Ӱзеҥнен дяӱлятеҥ белян ӓр-бер хатярдян, усал кешеляр жабышыуыннан саклаб жӧрт, Ӱз мяндяҥ Товияга жибяргян кюк, саклаучы, ӧйрятеӱче пяриштяҥне жибяр, ул аны саклаб, ӓр-бер усал нястядян, кюреня торган кюренмей торган дошманнардан коткарсын ыйы, Синеҥ бойорокларыҥны кыларга ӧйрятеб, тынычлык белян, уҥышлык белян, сау-таза жӧртӧб, жаҥадан бӧтӧн кӧйӧ кабат ӧйгя кайтырга булышыб, озатыб куйсын ыйы. Анын иткян кызмятляре безнен илгя дя, кешеляргя дя, ӱзе ӧчӧн дя пайдага булсын ыйы, анын бар кызмятен дя Ӱзеҥя жараулы итеб, Ӱз даныҥ ӧчӧн уҥышлык белян кылыб житкезергя бахилля. Безне Жарлыкаучы, Коткарыучы Син гня, була Башлаган чагы жук Атаҥ белян, Тере итеӱче иҥ Изге,арыу Тыныҥ белян, Сиҥа дан китерябез, ӓле дя ӓр чакта да гумердян гумергя. Аминь. @tuganaylar_2002

⛪️Армиядә хезмәт итүче өчен иман.

Эй Ходай Аллабыз Иисусъ Христосъ! Син Чыннык, Терелек, хязер мин Сиҥа жыуашлык белян инялямен: эй иҥ изге Башкарыучы! Бу армияда кызмят итеӱче минем улым Ӱз мяндяҥ (кемне?-исемен яйт) Ӱзеҥнен дяӱлятеҥ белян ӓр-бер хатярдян, усал кешеляр жабышыуыннан саклаб жӧрт, Ӱз мяндяҥ Товияга жибяргян кюк, саклаучы, ӧйрятеӱче пяриштяҥне жибяр, ул аны саклаб, ӓр-бер усал нястядян, кюреня торган кюренмей торган дошманнардан коткарсын ыйы, Синеҥ бойорокларыҥны кыларга ӧйрятеб, тынычлык белян, уҥышлык белян, сау-таза жӧртӧб, жаҥадан бӧтӧн кӧйӧ кабат ӧйгя кайтырга булышыб, озатыб куйсын ыйы. Анын иткян кызмятляре безнен илгя дя, кешеляргя дя, ӱзе ӧчӧн дя пайдага булсын ыйы, анын бар кызмятен дя Ӱзеҥя жараулы итеб, Ӱз даныҥ ӧчӧн уҥышлык белян кылыб житкезергя бахилля. Безне Жарлыкаучы, Коткарыучы Син гня, була Башлаган чагы жук Атаҥ белян, Тере итеӱче иҥ Изге,арыу Тыныҥ белян, Сиҥа дан китерябез, ӓле дя ӓр чакта да гумердян гумергя. Аминь.

@tuganaylar_2002