Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Яңа Усы авылындагы туй йолалары

Яңа Усы авылындагы туй йолалары ❤️❤️❤️ Бәлеш кертү – олы тантана. Кызлар тезелешеп җырлап чыгалар. Бәлеш ясаучылар кодалар каршына бастырыла, парлар үбештерелә. Ун бәлешкә ун пар үбешә. Ит күтәргән кызлар да кыр казларыдай тезелешеп чыгалар. Аларга кодалар бүләк яки акча бирәләр. Матур сүзләр, яхшы теләкләр, “ачы” мәҗлесне шау-гөр китереп тора. Ике як кодалар да, керәшеннәр булганнар бигрәк тә, бер-берсенә теләкләрен, фикерләрен белдерү, кара-каршы җырлап әйтешү китә. Бәлеш чыкканда җырлана торганы: Ай-һай, бәлешләрнең иң кайнары, Тышларына чыккан майлары. Җырлау кирәк, сыйлау кирәк Килгән кунакларның байлары. Бәлеш ачтырганда җырланганы: Безнең авылның магазинын Сатучысы килми ачмыйлар. Өстәлләргә килгән бәлешләрнең, Үбешмичә, өстен ачмыйлар. Магазинның сатучысы, ай, килде инде, Үбешкәчтен, бәлешләргә тәм керде инде. ДӘВАМЫ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/iana-usy-avylyndagy-tui-iolalary

Яңа Усы авылындагы туй йолалары ❤️❤️❤️

Бәлеш кертү – олы тантана. Кызлар тезелешеп җырлап чыгалар. Бәлеш ясаучылар кодалар каршына бастырыла, парлар үбештерелә. Ун бәлешкә ун пар үбешә. Ит күтәргән кызлар да кыр казларыдай тезелешеп чыгалар. Аларга кодалар бүләк яки акча бирәләр. Матур сүзләр, яхшы теләкләр, “ачы” мәҗлесне шау-гөр китереп тора. Ике як кодалар да, керәшеннәр булганнар бигрәк тә, бер-берсенә теләкләрен, фикерләрен белдерү, кара-каршы җырлап әйтешү китә.

Бәлеш чыкканда җырлана торганы:

Ай-һай, бәлешләрнең иң кайнары,

Тышларына чыккан майлары.

Җырлау кирәк, сыйлау кирәк

Килгән кунакларның байлары.

Бәлеш ачтырганда җырланганы:

Безнең авылның магазинын

Сатучысы килми ачмыйлар.

Өстәлләргә килгән бәлешләрнең,

Үбешмичә, өстен ачмыйлар.

Магазинның сатучысы, ай, килде инде,

Үбешкәчтен, бәлешләргә тәм керде инде.

ДӘВАМЫ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/iana-usy-avylyndagy-tui-iolalary