Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Зур Тәрбит китапханәсендә гаиләләр өчен китап уку кичәсе үтте

Зур Тәрбит китапханәсендә гаиләләр өчен китап уку кичәсе үтте 📚 Кайбыч районының Зур Тәрбит авылы китапханәсе методисты Инна Драндрова гаиләләр белән бергәләшеп үткәрелгән чара оештырды. 💬«Чарада һәркем үзләренең матбугаттагы яңалыклары белән уртаклашты. Балалар исә бик кызыклы хикәяләр, әкиятләр укыдылар һәм башваткычлар чиштеләр. Мондый очрашулар гаилә бәйләнешләрен ныгытырга, балаларның укуга кызыксынуын арттырырга ярдәм итә», – ди Инна Драндрова. 🤗 Китапханәләр, гадәттәгечә, тынычлык һәм белем урыны булудан тыш, хәзер инде якыннар белән бергәләшеп, җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәйданчыгына да әверелде. Балаларның яңартылган хикәя-әкиятләрне сөйләве, аларның сүз байлыгын һәм фантазияләрен үстерүгә этәргеч бирә. Китапханәче Инна Драндрованың бу юнәлештәге тырышлыгы, авыл халкының рухи һәм мәдәни тормышын баетучы мөһим эш икәнлеге аңлашыла. @tuganaylar_2002 📸Инна Драндрова.

Зур Тәрбит китапханәсендә гаиләләр өчен китап уку кичәсе үтте 📚

Кайбыч районының Зур Тәрбит авылы китапханәсе методисты Инна Драндрова гаиләләр белән бергәләшеп үткәрелгән чара оештырды.

💬«Чарада һәркем үзләренең матбугаттагы яңалыклары белән уртаклашты. Балалар исә бик кызыклы хикәяләр, әкиятләр укыдылар һәм башваткычлар чиштеләр. Мондый очрашулар гаилә бәйләнешләрен ныгытырга, балаларның укуга кызыксынуын арттырырга ярдәм итә», – ди Инна Драндрова.

🤗 Китапханәләр, гадәттәгечә, тынычлык һәм белем урыны булудан тыш, хәзер инде якыннар белән бергәләшеп, җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәйданчыгына да әверелде. Балаларның яңартылган хикәя-әкиятләрне сөйләве, аларның сүз байлыгын һәм фантазияләрен үстерүгә этәргеч бирә. Китапханәче Инна Драндрованың бу юнәлештәге тырышлыгы, авыл халкының рухи һәм мәдәни тормышын баетучы мөһим эш икәнлеге аңлашыла.

@tuganaylar_2002

📸Инна Драндрова.