Менделеевскидан Максим Уткин шахмат буенча республика чемпионатында катнашты ♟ Физик мөмкинлеге чикләнгән спортчылар арасында чемпионат Түбән Камада узды. Максим Уткин Менделеевск районы данын яклады, ул шахмат ярышында (шәхси зачетта) икенче урынны яулады.🥈 Максим Уткин югары казанышлар өчен Татарстан инвалидлар физкультура-спорт җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Максим Игоревич – керәшен шагыйре Егор Уткинның оныгы. Күрү сәләте чикләнгән булса да, колледжда белем алган, хәзерге вакытта балалар поликлиникасында массажист булып эшли. Максим буш вакытларында шахмат уйнарга ярата. 📸Рахиля Мирзаянова @tuganaylar_2002
Менделеевскидан Максим Уткин шахмат буенча республика чемпионатында катнашты
11 ноября 202511 ноя 2025
~1 мин