Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

“Салават күпере” балалар бакчасында йорт хайваннары дөньясы белән таныштылар

Югары Осланның "Салават күпере" балалар бакчасының кече төркемендә йорт хайваннары темасына белем бирү дәресе узды. Нәниләр кешеләр белән янәшә нинди хайваннар яшәвен, аларның кыяфәтен, исемен бик теләп белделәр. Балалар белән "Йорт хайваннары безгә ни өчен кирәк?", "Йорт хайваннарын ничек дөрес карарга?", "Ни өчен чит этне сыйпарга ярамый?" дигән темаларга фикер алыштылар. Балалар мәче, эт, сыер, сарык һ.б. хайваннарның тавышларын чыгарырга тырыштылар, алар йорт хайваннарының иллюстрацияләрен карадылар. Дидактик уен уйнадылар: "Нинди хайван нәрсә ашый?" Иҗат остаханәсендә балалар тавык һәм чебиләргә азыкка бөртекләр, традицион булмаган техникада бармак белән рәсем ясадылар. Кулларның вак моторикасын үстерделәр. Шулай итеп, балаларны йорт хайваннары дөньясы белән таныштыру әйләнә-тирә дөнья турындагы белем системасында зур әһәмияткә ия. Мондый уртак эшчәнлек аша нәниләрдә танып белү кызыксынуы, фикерләү, сөйләм үсә. Иң мөһиме – балалар хайван белән дөрес мөгамәләдә булуга өйрәнә.

Югары Осланның "Салават күпере" балалар бакчасының кече төркемендә йорт хайваннары темасына белем бирү дәресе узды. Нәниләр кешеләр белән янәшә нинди хайваннар яшәвен, аларның кыяфәтен, исемен бик теләп белделәр. Балалар белән "Йорт хайваннары безгә ни өчен кирәк?", "Йорт хайваннарын ничек дөрес карарга?", "Ни өчен чит этне сыйпарга ярамый?" дигән темаларга фикер алыштылар. Балалар мәче, эт, сыер, сарык һ.б. хайваннарның тавышларын чыгарырга тырыштылар, алар йорт хайваннарының иллюстрацияләрен карадылар. Дидактик уен уйнадылар: "Нинди хайван нәрсә ашый?"

Иҗат остаханәсендә балалар тавык һәм чебиләргә азыкка бөртекләр, традицион булмаган техникада бармак белән рәсем ясадылар. Кулларның вак моторикасын үстерделәр.

Шулай итеп, балаларны йорт хайваннары дөньясы белән таныштыру әйләнә-тирә дөнья турындагы белем системасында зур әһәмияткә ия. Мондый уртак эшчәнлек аша нәниләрдә танып белү кызыксынуы, фикерләү, сөйләм үсә. Иң мөһиме – балалар хайван белән дөрес мөгамәләдә булуга өйрәнә.