🖊️Арчалылар "Татарча диктант" акциясенә кушыла ала 🗓️Ул 14 ноябрь көнне (җомга) 10.00 сәгатьтә районыбызның барлык мәгариф оешмаларында, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә, офлайн мәйданчыкларда үткәреләчәк. Офлайн мәйданчыклар: Вагыйзовлар урамы 14 нче йорт адресы буенча урнашкан Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте; Советлар мәйданы 17 нче йорт адресы буенча урнашкан Арча район Мәдәният йорты.