Балалар «Агачны коткар - 2025» экологик акциясенә актив ярдәм күрсәттеләр һәм катнаштылар. Алар шактый күләмдә икенчел чимал - 430 килограмм макулатура җыйдылар. Үзләренең инициативалары һәм тырышлыклары өчен балалар тантаналы линейкада грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җыелган акчалар игелекле эшләргә китә: күпчелек өлеше махсус хәрби операциягә (МХО) ярдәм итүгә юнәлдерәчәк. Мондый чаралар үсеп килүче буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә һәм табигать ресурсларын саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Акцияне оештыручылар актив балаларга һәм аларның әти-әниләренә олы рәхмәтләрен җиткерәләр.
Яр Буе Морквашы балалары икенчел чимал җыюда актив катнаштылар
10 ноября 202510 ноя 2025
~1 мин