Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Янсуарда агач утырту өмәсендә авыл халкы актив катнашкан

Янсуарда агач утырту өмәсендә авыл халкы актив катнашкан 🌳🌲 Питрәч районының Янсуар авылында зур өмә оештырылган. 💬“Узган ялларда Янсуарда авылны яшелләндерү максатыннан өмә оештырылды. Агач утырту - бик кирәкле гамәл. Чөнки утыртылган һәр агач табигатькә, кешеләргә, хайваннарга, кошларга, хәтта бөҗәкләргә дә файда китерә. Кешенең күнелендә мәрхәмәтлелек уята һәм тирә-юньдәге һәрнәрсәгә сакчыл карарга өйрәтә. Туган авылыбызны яшелләндерүгә авылдашларыбыз үзләреннән лаеклы өлешен кертү өчен, Изге Покрау чиркәве каршындагы, мәктәп әйләнә-тирәсендәге чыршыларны күчерү һәм яңаларын утыртуда катнаштылар. Алар бик актив булдылар”, - дип сөйләде Екатерина Яковлева. 🌿Яшеллекнең, матурлыкның кадерен белик. Утыртылган агачлар үсеп китсен, киләчәк буынга истәлек булып калсын, дөньялар тыныч булсын. 📸Екатерина Яковлева @tuganaylar_2002

Янсуарда агач утырту өмәсендә авыл халкы актив катнашкан 🌳🌲

Питрәч районының Янсуар авылында зур өмә оештырылган.

💬“Узган ялларда Янсуарда авылны яшелләндерү максатыннан өмә оештырылды. Агач утырту - бик кирәкле гамәл. Чөнки утыртылган һәр агач табигатькә, кешеләргә, хайваннарга, кошларга, хәтта бөҗәкләргә дә файда китерә. Кешенең күнелендә мәрхәмәтлелек уята һәм тирә-юньдәге һәрнәрсәгә сакчыл карарга өйрәтә. Туган авылыбызны яшелләндерүгә авылдашларыбыз үзләреннән лаеклы өлешен кертү өчен, Изге Покрау чиркәве каршындагы, мәктәп әйләнә-тирәсендәге чыршыларны күчерү һәм яңаларын утыртуда катнаштылар. Алар бик актив булдылар”, - дип сөйләде Екатерина Яковлева.

🌿Яшеллекнең, матурлыкның кадерен белик. Утыртылган агачлар үсеп китсен, киләчәк буынга истәлек булып калсын, дөньялар тыныч булсын.

📸Екатерина Яковлева

@tuganaylar_2002