Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

📍Бакалы районының Корчай авылы мәдәният йортында хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре ясау буенча эшләр дәвам итә

📍Бакалы районының Корчай авылы мәдәният йортында хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре ясау буенча эшләр дәвам итә🙏🏼 🏡Авыл халкы бергәләшеп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бу эшкә бигрәк тә хатын-кызлар күп көч куя, ирләр дә кушыла. Алар челтәрләрне тиз һәм сыйфатлы итеп үрәләр, чөнки аңлыйлар: һәр челтәр - солдатның тормышын саклап калырга мөмкин. 💬“Мәдәният йортында һәрвакыт җылы атмосфера хөкем сөрә. Хатын-кызлар эш арасында хәл-әхвәл сораша, җырлар җырлый, бер-берсенә көч бирә. Ир-егетләр дә калышмый, вакыт табып, көн саен челтәр үрергә килә алар. Аларның һәрберсенең күңелләрендә өмет яши: ясалган челтәрләр солдатларга ярдәм итәр, алар исән-сау әйләнеп кайтыр. Бу бердәмлек, бу уртак максат авыл халкының рухын күтәрә, аларны тагын да ныгыта”, – дип сөйләде Корчайдан Надежда Пятибратова. 📸: Надежда Пятибратова @tuganaylar_2002

📍Бакалы районының Корчай авылы мәдәният йортында хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре ясау буенча эшләр дәвам итә🙏🏼

🏡Авыл халкы бергәләшеп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бу эшкә бигрәк тә хатын-кызлар күп көч куя, ирләр дә кушыла. Алар челтәрләрне тиз һәм сыйфатлы итеп үрәләр, чөнки аңлыйлар: һәр челтәр - солдатның тормышын саклап калырга мөмкин.

💬“Мәдәният йортында һәрвакыт җылы атмосфера хөкем сөрә. Хатын-кызлар эш арасында хәл-әхвәл сораша, җырлар җырлый, бер-берсенә көч бирә. Ир-егетләр дә калышмый, вакыт табып, көн саен челтәр үрергә килә алар. Аларның һәрберсенең күңелләрендә өмет яши: ясалган челтәрләр солдатларга ярдәм итәр, алар исән-сау әйләнеп кайтыр. Бу бердәмлек, бу уртак максат авыл халкының рухын күтәрә, аларны тагын да ныгыта”,

– дип сөйләде Корчайдан Надежда Пятибратова.

📸: Надежда Пятибратова

@tuganaylar_2002

-2
-3