⛪️16 ноябрьдә Мөслим районының Яңа Усы авылындагы Көҗмә Демиян чиркәвендә зур литургия узды. Бу көнне Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий Яңа Усы авылының Көҗмә Демиян чиркәве приходына беренче тапкыр килде. 💬“Ул монда зур литургия үткәрде. Келәүнең бер өлеше керәшенчә узды. Владыка белән очрашуга район башлыгы Альберт Хуҗин да килде. Алар бергәләп авылның дини яктан үсеше турындагы мәсьәләләрне ачыкладылар”, - дип яздылар усылылар. 📸: Галина Романова @tuganaylar_2002
⛪️16 ноябрьдә Мөслим районының Яңа Усы авылындагы Көҗмә Демиян чиркәвендә зур литургия узды
19 ноября 202519 ноя 2025
~1 мин