Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре гимназия лагере балалары өчен "Без бердәм" дип исемләнгән музей чарасы үткәрделәр. Балалар безнең илебезгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр,табышмакларны чиштеләр, РФ гербын җыйдылар, үз милләтләренә костюмнар сайлап алдылар. Укучылар шулай ук РФ гимны сүзләрен искә төшерделәр һәм илебездә бәйрәм ителә торган көннәрне ачыкладылар. Гадәттәгечә, лагерь сменасы ябылу тантанасында һәр отряд гимназия хезмәткәрләре өчен иҗади номер әзерләп, башкарды. Лагерьны ябу тантанасында лагерь җитәкчесе Т.Талалаева чыгыш ясады. Ул лагерь тәрбиячеләренә рәхмәтен белдерде, балаларга алдагы каникул көннәрендә яхшы, имин ял теләде.