Бүген – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан 33 ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә. Барыгызны да бәйрәм белән!🎉