✨Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр... Дартс уенында катнашучылар укны билгеле бер ераклыктан мишеньга ыргыталар. Төгәллек, игътибар, яхшы күрү, җитезлек сорый торган спорт уены. Уенчылар бик бирелеп, бөтен игътибарларын мишеньга юнәлтеп, ярышта катнаштылар. Барып чыкмаса, э-эх, дип кычкырып куялар. Ни еларга, ни көләргә... Уен гына бит инде, әлбәттә, көләләр! Ә инде ук мишеньга төгәл барып җитсә – анда инде “О-о! Молодец!” дигән хуп-лаулар яңгырый. Карап торуы ук күңелле!
Арчаның 5нче гимназиясендә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгъзалары дартс һәм мылтыктан ату буенча ярыштылар