🇷🇺Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республикакүләм «Безнең йорт — Татарстан» этномәдәни фестиваленең гала-концерты уздырылды.
Бәйрәм тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Фестиваленең гала-концертында талантлы карендәшләребез дә катнашты❤️👏
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Россия дошманнары безнең җәмгыятьне җимерергә, милли һәм дини яктан халыкларны ызгыштырырга омтылыш ясаганда, берләшү аеруча мөһим. Моннан 80 ел элгәреге Бөек Ватан сугышындагы шикелле үк, бүген дә Донбасста безнең якташлар илебезнең суверенлыгын һәм иминлеген саклыйлар, махсус хәрби операциядә нацизм куркынычына каршы торалар. Хәрби хезмәттәгеләргә һәм аларның гаиләләренә бөтен халык ярдәме —безнең бердәмлекнең иң яхшы үрнәге».