🏆Марсель Талипов истәлегенә ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышы🏐 3️⃣ ноябрь көнне Югары Симет авылында ир-егетләр арасында Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марсель Хәким улы Талипов истәлегенә багышланган волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта почетлы кунаклар итеп авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гафур Хасаншин һәм 🏆Марсель Хәким улының дуслары чакырылды. Барлыгы сигез команда (Симет, Симет Мәктәп, Тимершык, Бигәнәй, Саба, Барс, Юлбат, Корсабаш) көч сынашты һәм нәтиҗәләргә килгәндә: 1️⃣ урын- Симет командасы 2️⃣ урын- Симет (мәктәп) командасы 3️⃣ урын – Бигәнәй командасы 4️⃣ урын – Барс командасы Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде 🎁👍
🏆Марсель Талипов истәлегенә ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышы
5 ноября 20255 ноя 2025
~1 мин