Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Октябрьский бистәсендә кабак бәйрәме үткәрделәр

Алтын көз – ул алтын кабак та. Кабакны ничек кенә бизәмиләр, аның белән нәрсә генә уйлап тапмыйлар. Ә кабактан күпме ризык әзерлиләр. Чыннан да, кабак - чын көз патшабикәсе. Шулай ук октябрь аенда балаларның көзге каникуллары башлана – ул уеннар, күңел ачулар, дуслар белән саф һәвада йөрүләр вакыты. Октябрьский авылы мәдәният йортында "Кабак - көз патшабикәсе" дигән күңел ачу программасы үтте. Бәйрәмнең төп кунагы - алтын көзне һәм узып баручы җәйге кояш нурларын гәүдәләндерүче кабак булды. Балалар көзге темага ребуслар чиштеләр, яшелчәләр турындагы табышмакларга җаваплар яздылар. Тизлеккә татлы ризыклар ашадылар, шарларны бизәделәр. Балалар чәй эчү белән тәмамланган кабак бәйрәмен бердәм һәм күңелле итеп билгеләп үттеләр.

Алтын көз – ул алтын кабак та. Кабакны ничек кенә бизәмиләр, аның белән нәрсә генә уйлап тапмыйлар. Ә кабактан күпме ризык әзерлиләр. Чыннан да, кабак - чын көз патшабикәсе.

Шулай ук октябрь аенда балаларның көзге каникуллары башлана – ул уеннар, күңел ачулар, дуслар белән саф һәвада йөрүләр вакыты.

Октябрьский авылы мәдәният йортында "Кабак - көз патшабикәсе" дигән күңел ачу программасы үтте. Бәйрәмнең төп кунагы - алтын көзне һәм узып баручы җәйге кояш нурларын гәүдәләндерүче кабак булды. Балалар көзге темага ребуслар чиштеләр, яшелчәләр турындагы табышмакларга җаваплар яздылар. Тизлеккә татлы ризыклар ашадылар, шарларны бизәделәр.

Балалар чәй эчү белән тәмамланган кабак бәйрәмен бердәм һәм күңелле итеп билгеләп үттеләр.