Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында балалар көзге табигатьтә сәяхәттә булганнар💚 🍂Китапханәче Лариса Васильева һәм клуб җитәкчесе Любовь Тимофеева балаларны туган якларының матурлыгын күрергә чакырдылар. Алар бергәләшеп, авыл тирәсендәге сулыклар буйлап кызыклы экскурсиягә чыктылар. «Туган ягыбыз табигатенең матурлыгы һәр бала күңеленә керер дип өметләнәбез. Мондый сәяхәтләрдә, балалар табигать белән аралашудан рәхәтлек алалар, авылыбыз табигатен кадерләргә һәм сакларга өйрәнәләр», – диде Любовь Тимофеева. 📸: Любовь Тимофеева @tuganaylar_2002
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында балалар көзге табигатьтә сәяхәттә булганнар
3 ноября 20253 ноя 2025
~1 мин