Авыл мәчетендә гыйлем үзләштереп йөргән вакыт. “Әйдә, кил, минем яныма утыр“, – дип Разыя апа үз янына дәшә иде. Коръән мәҗлесләрендә: “Әйдә, син вәгазь сөйләрсең, телеңне, сөйләмеңне шомартырсың”, - дип бер дә яныннан җибәрмәде.