Түбән Әрнәштән Анна Тарасова шигырьләре📖 Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылында яшәүче Анна Андреевна Тарасовадан (Данилова) 2008елны Владислав Домолазов язып алган. Безнең өстәлләргә шул килешә, Көреләбүк суккан, ай, ашъяулык. Бу ашаганнар ла, бу эчкәннәр, – Олылардан калганнай ашамлык. Бу өстәлләрдәге пешкән ризыклар, Бар да тәмле, пешкән лә бодайдан. Үзебезгәй ошаган кодаларны, Теләп кенәй алдык ла Ходайдан. Өйнең түрләрендә утырган чакта, Рәшәткәгә төшә лә шәүләгез. Өйләргә кайткач та онытмабыз, Күз алдында торыр ла гәүдәгез. Өйнең әйләнәләрен өч әйләндем, Өйнең түрләрендә дей эз булгач. Өйнең эчләренә җәмнәр керде, Өстәл башларында шул сез булгач. ТАГЫН ШИГЫРЬЛӘР укырга @tuganaylar_2002