Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

“Бурычыңны түлә дә, тынычлап көн ит

“Бурычыңны түлә дә, тынычлап көн ит” Районыбызда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда суд приставлары хезмәте республика баш идарәсенең Саба һәм Теләче районнары бүлеге киңкырлы эш алып бара. Мәсәлән, төп хезмәт күрсәткечләренә килгәндә, приставлар 10 айда барлыгы 138 миллион сум акча эзләп алуга ирешкәннәр. Быел чит илгә юлга кузгалып, бурычлары аркасында аэропорттан кире борылырга мәҗбүр булган 3 очрак теркәлде. Мәсәлән, башка гаилә әгъзалары самолетка утыра алган, бурычлы кешегә чик куелган. Ул безгә килеп, 300 меңгә якын әҗәтен түләгәннән соң чикләнгәннәр исемлегеннән төшерелде һәм гаиләсе янына очты. Шуңа да аэропортта күңелсез хәлләргә юлыкканчы, сәфәргә җыенганда ук бу хакта белешергә кирәк. Бурычлар хакында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтының төп битендә һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең мобиль кушымтасы аша белергә була”, – дип ачыклык кертә Айгөл Бикмуллина.

“Бурычыңны түлә дә, тынычлап көн ит”

Районыбызда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда суд приставлары хезмәте республика баш идарәсенең Саба һәм Теләче районнары бүлеге киңкырлы эш алып бара. Мәсәлән, төп хезмәт күрсәткечләренә килгәндә, приставлар 10 айда барлыгы 138 миллион сум акча эзләп алуга ирешкәннәр.

Быел чит илгә юлга кузгалып, бурычлары аркасында аэропорттан кире борылырга мәҗбүр булган 3 очрак теркәлде. Мәсәлән, башка гаилә әгъзалары самолетка утыра алган, бурычлы кешегә чик куелган. Ул безгә килеп, 300 меңгә якын әҗәтен түләгәннән соң чикләнгәннәр исемлегеннән төшерелде һәм гаиләсе янына очты. Шуңа да аэропортта күңелсез хәлләргә юлыкканчы, сәфәргә җыенганда ук бу хакта белешергә кирәк. Бурычлар хакында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтының төп битендә һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең мобиль кушымтасы аша белергә була”, – дип ачыклык кертә Айгөл Бикмуллина.