Дүрт-мунчадан чигү остасы Лилиана Емельянова үз куллары белән сәнгать әсәрләре ясый 💛💛💛 Чигү эше белән әле дә яратып шөгыльләнүчеләр бар. Шундыйларның берсе – Зәй районының Дүрт-мунча авыл җирлегеннән Лилиана Емельянова. Ул шушы авылында туып-үскән. Үз тиңен дә туган авылында тапкан.💕 💬«Өч бала тәрбияләп үстердек. Эштән кайткач, өйдәге малларны карыйбыз. Кичләрен ял иткәндә кул эше белән шөгыльләнәм. Минем әни дә чигү эшен ярата иде, аның эшен дәвам итәм. Мендәр тышлары, алъяпкычлар, бигрәк тә тәре алъяпкычлары чигәргә яратам. 11 тәре алъяпкычы чиктем. Кешеләргә дә, сорасалар, рәхәтләнеп чигеп бирәм. Үз эшләрем йортларның иң кадерле – Ходай сурәте янын бизәп торганга нык сөенәм. Җепләргә килгәндә, кайсын кибеттән яулык сатып алып сүтәм, кайсыберен сатып алам. Шул җепләр белән мутур, төсе уңмый торган бизәкләр килеп чыга», - дип сөйләде Лилиана Емельянова. @tuganaylar_2002
Дүрт-мунчадан чигү остасы Лилиана Емельянова үз куллары белән сәнгать әсәрләре ясый
1 ноября 20251 ноя 2025
~1 мин