Курса-Почмак авылы халкы махсус хәрби операция зонасына 100 мендәр теккән ❤️🩹 Биредә махсус хәрби операция зонасына һәрдаим ярдәм итү чаралары оештырылып тора. Мәдәният йорты, мәктәп, китапханә, шәхси эшмәкәрләр, авыл халкы берләшеп, яу кырындагы ир-егетләргә кирәк-яраклар җибәрә. - 29 октябрь көнен мендәрләр көне дип игълан иттек. СВО да хезмәт итүче егетләребезгә йөрәк җылыбызны биреп, йомшак мендәрләр ясадык. Апаларга, кызларга, булышкан һәркемгә зур рәхмәт. 100 штук булды, Аллаһка шөкер, – диде мәдәният йорты директоры Сәрия Фәсхиева @arskmedia.ru
Курса-Почмак авылы халкы махсус хәрби операция зонасына 100 мендәр теккән
1 ноября 20251 ноя 2025
~1 мин