Башкортстан керәшеннәренең мәдәни декадасы Казанда зур концерт белән тәмамланды 🔥❤️ Бакалы керәшеннәрен Татарстан җирендә күрү – зур шатлык! Бигрәк ипле, салмак җырлыйлар! Концерт башында сәхнә түрендәге зур экранда Башкортстанның матур табигате, керәшен авыллары күренешләре бер-бер артлы алышынып торды. Бакалы районына багышланган видеоязмада бу як керәшеннәренең көнкүреше, җыру-моңнары, үзенчәлекле культурасы күрсәтелде. Концертта Бакалыдан килгән 80 үзешчән артист катнашты. ЯЗМАНЫ укырга👉🏻 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/baskortstan-kerasennarenen-madani-dekadasy-kazanda-zur-koncert-belan-tamamlandy
Башкортстан керәшеннәренең мәдәни декадасы Казанда зур концерт белән тәмамланды
1 ноября 20251 ноя 2025
~1 мин