Үрәсбаш балалар бакчасында керәшен йорты почмагы ясап куйганнар 😍 Гап-гади бер балалар бакчасында тулы бер музейны хәтерләтә торган «Керәшен йорты» почмагы бар. Бу хакта бакча җитәкчесе Любовь Павлова язды ✍ 💬«Коллективтагы барлык педагоглар тырышлыгы белән, керәшеннәрнең бай мирасын саклу өче, барлыкка килде әлеге почмак. «Керәшен йорты»ндагы һәр экспонатны үзебез тупладык. Аны зурайтып, чын музей ясап куярга да теләгебез бар», - ди ул. @tuganaylar_2002
Үрәсбаш балалар бакчасында керәшен йорты почмагы ясап куйганнар
31 октября 202531 окт 2025
~1 мин