🍏«АЛМА» төркеме Сабада! 🍎Ватанны саклаучылар елын йомгаклау максатыннан, «АЛМА» яшүсмерләр төркеме Байлар Сабасына концерт-тамаша белән килә. 7 ноябрь көнне 11.00 Саба мәдәният йортында балалар һәм әти-әниләрне Гаилә бәйрәменә чакырабыз! Программада: • Әти-әниләр, балалар өчен «Алма» төркеме концерты; • Балалар өчен нәшер ителүче басмалар белән танышу, журналларга язылу; • Китап ярминкәсе һәм китапларны сатып алучылар өчен бушлай аквагрим. Китап ярминкәсендә кунаклар, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясендә нәшер ителгән эксклюзив китаплар белән таныша алачак. Шулай ук бу көнне Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Сәхнә» журналларына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак. 🍏 Саба халкын бәйрәмдә көтеп калабыз!