🐄🐮 Кайбычта хезмәт ветераннары райондагы хуҗалыкта сәяхәттә булганнар Турминское һәм Хуҗа Хәсән авылларыннан хезмәт ветераннары, элеккеге терлекчеләр, пенсионерлар «Туган як тарихы» программасы буенча, «Август-Кайбицы»га экскурсиягә барганнар. «Биредә персонал өчен дә, терлекчелек һәм игенчелек продукциясен алу өчен дә барлык шартлар тудырылганын күрдек. Экскурсия барышында Александр Александрович билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы буенча сөт җитештерү күрсәткечләре рейтингында Кайбыч районы беренче урынны алып тора. Барлык тыңлаучылар һәм катнашучылар да кызыклы экскурсиядә канәгать калдылар», – диде Хуҗа Хәсән авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ольга Боярина. @tuganaylar_2002
🐄🐮 Кайбычта хезмәт ветераннары райондагы хуҗалыкта сәяхәттә булганнар
30 октября 202530 окт 2025
~1 мин