Урта Багражның кызыклы атамалары: «Олачык», «Минәй чишмәсе» «Минәй чишмәсе» — авылның югары очында урнашкан. Сугышка чаклы авыл эчендә йорт салырга урын булмагач, Кузьма Бутаков (саңгырау Минәй) Баграж елгасының икенче — төньяк ярына чыгып йорт сала, чишмә аның йорты астыннан, яр кырыннан агып чыга. 1950 елларда әле анда өч хуҗалык яши иде. Чишмәне язучы Аяз Гыйләҗев үзенең әтиләре хөрмәтенә таш белән бизәде, чөнки әтисе Мирсәет бабай олы урамда, шул чишмә каршында яшәде. Башка кызыклы атамалар турында шушыннан УКЫРГА 👈🏻 @tuganaylar_2002