🏡 Районыбызда 20/80 дәүләт программасы буенча яңа йортлар сафка баса
🔹Хәзерге вакытта районда төзелелеш 59 торак йортта алып барыла. Эшләр өч торак пунктта дәвам итә: объектларның күп өлеше шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан. Байлар Сабасы, шулай ук Шәмәрдән авылында ике йорт һәм Евлаштау авылында бер йорт төзелеп килә.
🔸Подряд оешмалары тарафыннан төп гомуми төзелеш эшләре башкарылган инде. Хәзерге вакытта күпчелек объектларда эчке якта һәм территорияләрне төзекләндерү эшләре алып барыла.