Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Октябрский балалар бакчасында йорт хайваннары белән таныштылар

Октябрьский балалар бакчасының кече группасында балалар йорт хайваннары белән таныша башладылар. Бу яшьтәге балалар бакчага беренче тапкыр килү сәбәпле, алар өчен барысы да яңа һәм кызыклы. Дәрес барышында балалар йорт хайваннары белән бәйле әкиятләр, рәсемнәр иллюстрацияләрен карадылар. Тәрбияче «Хайваннар тормышында кешенең роле» дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар «Өч мәче баласы», “Мяу дип кем әйтте” хикәяләрен рәхәтләнеп тыңладылар. “Кем ничек кычкыра?, "Кем баласы?" дигән дидактик уеннар уйнадылар. Балалар зур кызыксыну белән песиләр өчен йомгаклар, конструктордан хайваннар өчен киртә ясадылар. Балалар өйрәнелә торган теманы танып белүдә зур кызыксыну һәм активлык күрсәттеләр.

Октябрьский балалар бакчасының кече группасында балалар йорт хайваннары белән таныша башладылар. Бу яшьтәге балалар бакчага беренче тапкыр килү сәбәпле, алар өчен барысы да яңа һәм кызыклы.

Дәрес барышында балалар йорт хайваннары белән бәйле әкиятләр, рәсемнәр иллюстрацияләрен карадылар. Тәрбияче «Хайваннар тормышында кешенең роле» дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар «Өч мәче баласы», “Мяу дип кем әйтте” хикәяләрен рәхәтләнеп тыңладылар. “Кем ничек кычкыра?, "Кем баласы?" дигән дидактик уеннар уйнадылар. Балалар зур кызыксыну белән песиләр өчен йомгаклар, конструктордан хайваннар өчен киртә ясадылар. Балалар өйрәнелә торган теманы танып белүдә зур кызыксыну һәм активлык күрсәттеләр.