Мишкә районыннан диплом белән!
Магашлы-Алмантай авылының «Ужара» халык коллективы фин-угор халыкларының фольклор коллективларын берләштергән «Ший мундыра» («Серебряный клубок»), этнофестиваль-конкурсында катнашып, «Фин-угор халыклары традицияләрен тергезгән һәм саклаган өчен» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Мишкә районында фин-угор халыкларының фольклор коллективларын берләштергән «Ший мундыра» («Серебряный клубок»), этнофестиваль-конкурсы узды. Халык иҗатын саклауга һәм популярлаштыруга багышланган бу вакыйга мәдәният һәм сәнгатьнең якты бәйрәменә әверелде. Фестивальдә Россиянең төрле почмакларыннан һәм Башкортстан Республикасыннан иҗат коллективлары катнашты. Алар арасында Бөре, Мишкә, Балтач, Краснокама, Нуриман, Чишмә, Тәтешле, Дүртөйле, Калтасы, Борай һәм Стәрлетамак районнары вәкилләре, шулай ук Свердловск өлкәсеннән кунаклар бар иде.
«Ужара» халык коллективы бу конкурста катнашып, «Фин-угор халыклары традицияләрен тергезгән һәм саклаган өчен» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.