Иске Балтачтан Нәсимә Сафиуллина алтмыш ел район матбугатын алдыра. “Атна саен бүләк” уенында бүләк откан абунәче “Балтач таңнары” гәзитенең һәр санын көтеп ала. Тушкыр авылында туып-үскән кыз район гәзитен мәктәпнең дүртенче классында укыган елларыннан башлап укып бара. —Әти белән әни гел гәзитләргә язылалар, өй тулы гәзитне алмашлап укыйбыз. Район гәзитенең төрле исем астында чыккан елларын хәтерлим. Исеме үзгәрсә дә, җисеме шул килеш кала. Ул — халыкны яхшылыкка өндәүче, вакытында хәбәрләрне абунәчеләргә җиткерүче. Әлеге көндә дә һәр санын көтеп алам, өтерен дә калдырмый укып барам. Бигрәк тә тормыштан алып язылган язмаларны яратып укыйм. Котлауларны укып сөенәм. “Балтач таңнары” гәзите бетмәсен! Гел килеп торсын! — ди Нәсимә апа. Ул райондашларын да урындагы матбугаттан аерылмаска өнди.
Иске Балтачтан Нәсимә Сафиуллина алтмыш ел район матбугатын алдыра
28 октября 202528 окт 2025
1
~1 мин