Түбән Биш мәктәбендә Иван Иванов исемендәге кабинет ачылды 😍🙏 23 октябрь көнне кунаклар, мәктәп коллективы, укучылар физика кабинетына Иванов Иван Яковлевич исеме бирү тантанасына җыелдылар.🙌 Иван Яковлевич шушы мәктәпне үстерүгә, бердәм ныклы укытучы – укучылар коллективы булдыруга, аның материал базасын ныгытуга, яңа уку биналары, интернат һәм башка хуҗалык биналары төзүгә зур көч куйган, утыз еллык хезмәтен багышлаган директор. (Шунсы кызыклы вакытында мәктәпнең мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә торган электр станциясе дә булган.) Мәктәпнең данын республикага яңгыраткан, меңнән артык укучыга аң-белем биреп, олы тормыш юлына озаткан директорларның берсе. Тулырак укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/tuban-bis-maktabenda-ivan-ivanov-isemendage-kabinet-acyldy