Никифор Тукмачев: «Мин дөньядан китмим әле» 💚 Зәй районының Югары Баграж егете, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Никифор Тукмачевның шушы көннәрдә күңеленнән ак кәгазьгә төшкән шигырьләре🌱 📖Бәлки... Бала кебек җәфаланып, Шигырь туса өр-яңа, Ак биләүгә биләмиләр, Озын гомер теләмиләр, Килгәнсең, дип, дөньяга. Берәүнең дә исе китмәс, Мин киткәнгә дөньядан; Шигырьләрем ятим кала, Җанны тик шул утка сала, Менә шунсы бик яман. Язмаганнары язылыр, Сәләтле яшьләр табылыр; Язылганнары сагыныр, Юксынырлар, барыбер, Мине эзләп, әле кемдер Архивларда казыныр… 📖Гармуным яңа җыр сорый Үткәннәремне сагынып Алган идем кулыма, Гармуным яңа җыр сорый, Яшьлегебез турында. Сагышлы да булмасын, ди, Үткәнгә үкенечле, Дәртле, ялкынлы булсын, ди, Яшьлекнең үзе төсле. Гармун телләреннән эзләп, Талдылар бармакларым. Тапмадылар мизгелен дә Гомернең ул чакларын... Онытканнар кайту юлын Гармуным телләре дә. Әйләнәләр дә кайталар Бүгенге көннәремә. Гармун уйнап бер җырларга Без кайтырбыз, көтегез.