Хуҗа Хәсәндә каз-үрдәк өмәләре башланды ☔️🍂🍁 Ялларда без Гүзәл һәм Дмитрий Капитоновлар гаиләсендә өмәдә булдык. Капитоновларның бу көнне безне үзләренә чакырып, әлеге матур йоланы дәвам итүләре, яшь буынга да күрсәтүләре бик сөенечле. Аларның ишегалды үзләре үстергән үрдәкләр тавышыннан гөжләп тора иде. Үрдәкләр күп булса да, күмәкләшеп, җырлап-биеп эшләгәч, эшнең ничек беткәнен сизми дә калдык. Хуҗабикә Гүзәл, һәрвакыттагыча, мул табын әзерләгән, табын уртасында үрдәк итеннән пешерелгән зур бәлеш күзнең явын алырлык иде. Киләсе елга тагын да күбрәк каз-үрдәкләр үстерергә насыйп булсын дигән теләкләр белән, без таралыштык. Өмә бик күңелле һәм файдалы узды», – дип хәбәр итте Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар советы председателе Ольга Боярина. @tuganaylar_2002