Найти в Дзене
Кряшены

Сезнең якларда ырым-шырым бармы

Сезнең якларда ырым-шырым бармы?🌪 Элек керәшеннәрдә ырымнарга, сынамышларга ышану зур булган. Безнең тормышта да бар андыйлар. Шуларның кайберләренә күз салыйк. – Утын яисә башка йөк төялгән арба очрау тазалык, уңыш китерә. – Юл аркылы узучы елан – тазалыкка, уңышка; каршыга килүчесе – авыруга, уңышсыз нәтиҗәләргә. – Кыр эшләре башкарганда буразнага ятып йокларга, ял итәргә ярамый – чирлисең. – Кичке якта егылсаң, аның өстенә явыз көч утыра, ул авырый башлый, авыруны кисәтү өчен, рәттән өч мәртәбә төкерергә кирәк. – Төнлә көзгегә карарга ярамый, сукыр калуың бар. – Җирдәге чит кеше кисеп ташлаган тырнакларга бассаң, авырып китүең мөмкин, чөнки башкаларга яхшылык теләүче тырнак кисәкләрен идән астына җыярга тиеш. Ә сез ышанасызмы ырым-шырымнарга?😉 @kryasheni

Сезнең якларда ырым-шырым бармы?🌪

Элек керәшеннәрдә ырымнарга, сынамышларга ышану зур булган. Безнең тормышта да бар андыйлар. Шуларның кайберләренә күз салыйк.

– Утын яисә башка йөк төялгән арба очрау тазалык, уңыш китерә.

– Юл аркылы узучы елан – тазалыкка, уңышка; каршыга килүчесе – авыруга, уңышсыз нәтиҗәләргә.

– Кыр эшләре башкарганда буразнага ятып йокларга, ял итәргә ярамый – чирлисең.

– Кичке якта егылсаң, аның өстенә явыз көч утыра, ул авырый башлый, авыруны кисәтү өчен, рәттән өч мәртәбә төкерергә кирәк.

– Төнлә көзгегә карарга ярамый, сукыр калуың бар.

– Җирдәге чит кеше кисеп ташлаган тырнакларга бассаң, авырып китүең мөмкин, чөнки башкаларга яхшылык теләүче тырнак кисәкләрен идән астына җыярга тиеш.

Ә сез ышанасызмы ырым-шырымнарга?😉

@kryasheni