Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Югары Ослан районы кышкы чорга әзерләнә: халык белеп торырга тиеш мәгълүмат

Нинди эшләр эшләнгән: -Техникалар әзер һәм алар техосмотр узды. Арсеналда 23 берәмлек кар җыю техникасы: КДМ-3, отваллы һәм щеткалы тракторлар - 7, урамнарны җыештыру өчен 2 төягеч бар. Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен ком-тоз катнашмасы сатып алынган. Аеруча куркыныч участокларны эшкәртү өчен 140 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән (тротуарлар, менү-төшү урыннары, җәяүлеләр кичү урыннары). -Белгечләр әзерлек узган. 20 эшче һәм машина йөртүче тәүлек буе кар чистартырга һәм юлларны эшкәртергә әзер. Барлык хезмәткәрләр куркынычсызлык техникасы һәм кышкы шартларда эшләү буенча инструктаж үттеләр. -Урамнарны кардан чистарту эше ничек барачак? Беренче чиратта коммуналь хезмәтләр төп магистральләрне кардан чистарталар һәм бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртәләр, ә аннары икенчел урамнарны җыештыруга керешәләр. "Мәктәп маршрутларына" һәм балалар бакчаларына, хастаханәгә керү юлларына аерым игътибар бирелә. -Истә тотарга кирәк! *Кар чистарту техникасы эшенә комачауламас өчен, автомо

Нинди эшләр эшләнгән:

-Техникалар әзер һәм алар техосмотр узды.

Арсеналда 23 берәмлек кар җыю техникасы: КДМ-3, отваллы һәм щеткалы тракторлар - 7, урамнарны җыештыру өчен 2 төягеч бар.

Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен ком-тоз катнашмасы сатып алынган. Аеруча куркыныч участокларны эшкәртү өчен 140 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән (тротуарлар, менү-төшү урыннары, җәяүлеләр кичү урыннары).

-Белгечләр әзерлек узган.

20 эшче һәм машина йөртүче тәүлек буе кар чистартырга һәм юлларны эшкәртергә әзер. Барлык хезмәткәрләр куркынычсызлык техникасы һәм кышкы шартларда эшләү буенча инструктаж үттеләр.

-Урамнарны кардан чистарту эше ничек барачак?

Беренче чиратта коммуналь хезмәтләр төп магистральләрне кардан чистарталар һәм бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртәләр, ә аннары икенчел урамнарны җыештыруга керешәләр. "Мәктәп маршрутларына" һәм балалар бакчаларына, хастаханәгә керү юлларына аерым игътибар бирелә.

-Истә тотарга кирәк!

*Кар чистарту техникасы эшенә комачауламас өчен, автомобильләрне юл кырыенда һәм ишегалларында калдырмагыз!

*Юлларда, тротуарларда, бигрәк тә бозлавык шартларында игътибарлы һәм сак булыгыз!

*Әгәр сез юлның яисә тротуарның җыештырылмаган участогын күрсәгез, хәбәр итү өчен телефоннар:

Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте( ЕДДС): 884379-2-11-46

Югары Ослан авыл җирлеге: 884379-2-18-73

Ишегалларында җыештыру мәсьәләләре буенча үзегезнең идарәче компаниягезгә мөрәҗәгать итегез (контактлар квитанцияләрдә күрсәтелгән).