Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

“Яңарыш“ ширкәте районда балкып кабынган йолдызларның берсе булды

“Яңарыш“ ширкәте районда балкып кабынган йолдызларның берсе булды. Бирегә игенчелектә һәм терлекчелектә заманча технологияләр белән эшләүләрен карарга, өйрәнергә, тәҗрибә тупларга киләләр 🚜 Районда мондый хуҗалык булу үзе бер горурлык. Аз гына вакыт эчендә яңа терлекчелек комплекслары калкып чыкты һәм төзелешләр дәвам итә. Хуҗалыкта 112 кеше эшли. Быел бер хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы – 66417 сум (2024 елдагыдан 23 процентка күбрәк) 🐄 Район хуҗалыкларының терлекчелектәге 9 айлык эш йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә дә шушы хуҗалык базасында узды. Семинарда катнашучылар башта агропаркта урнашкан катнаш азык һәм премикслар әзерләү заводында булдылар. Аннан соң “Яңарыш“ ширкәтендә сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу дәвам итте. #районяңалыклары @arskmedia.ru

“Яңарыш“ ширкәте районда балкып кабынган йолдызларның берсе булды.

Бирегә игенчелектә һәм терлекчелектә заманча технологияләр белән эшләүләрен карарга, өйрәнергә, тәҗрибә тупларга киләләр

🚜 Районда мондый хуҗалык булу үзе бер горурлык. Аз гына вакыт эчендә яңа терлекчелек комплекслары калкып чыкты һәм төзелешләр дәвам итә.

Хуҗалыкта 112 кеше эшли. Быел бер хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы – 66417 сум (2024 елдагыдан 23 процентка күбрәк)

🐄 Район хуҗалыкларының терлекчелектәге 9 айлык эш йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә дә шушы хуҗалык базасында узды.

Семинарда катнашучылар башта агропаркта урнашкан катнаш азык һәм премикслар әзерләү заводында булдылар. Аннан соң “Яңарыш“ ширкәтендә сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу дәвам итте.

#районяңалыклары

@arskmedia.ru